Яңа эшләргә рух бирүче бәйрәм

2021 елның 12 июне, шимбә

Сабантуй! Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уенҗырлары, йолалары бергә кушыла. Язгы чәчүне тәмамлап, Сабантуйны каршы алу – элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып барылган. Алдагы көнне бүләк җыелды Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар – йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Хәер, заманалар бүген күпкә үзгәрсә дә, борынгыдан, ата-бабаларыбыздан килгән гадәтләргә тугры калып, бәйрәм буласыга каршы көнне авылларда да, шәһәрдә дә йорттан-йортка йөреп бүләкләр җыелды. Ат чабышлары – бәйрәм күрке Быелгы Сабантуйда дистәдән артык эш һәм ярымтокым чабышкылар үзләренә билгеләнгән араны чабып, тамашачыларның алкышларына күмелделәр. Ярымтокымлылар арасында Югары Соннан Фирдәвес Хамматов иярләгән “Гретта“ исемле бахбай финиш сызыгында иң яхшы күрсәткечкә иреште. Эш атлары арасында Югары Соннан Фирзәр Хамматовның “Малыш“ исемле чабышкысына тиңнәр булмады. Атларны иярләүчеләр арасында “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыятендә ветеринария табибы булып эшләүче Альбина Бәхтиярова да бар иде. Яр Чаллы кызы ул. –Яр Чаллыда моннан тугыз ел элек ат спорты белән шөгыльләнә башлаган идем. Мамадыш район Сабантуенда беренче мәртәбә генә катнашуым әле. Эш атында да, ярымтокымлы атта да чабышларда катнашырга булдым. Дөрес, бахбайларым белән урыннар алмасак та, бәйрәмнән озакка җитәрлек хисләр тупладым, – диде ул. Ат чабышларыннан соң стадион-ипподромда ясалган яңа трассада балалар һәм яшүсмерләр велосипедларда, картингларда ярыштылар. Милли ишегаллары Алар быел да бәйрәмгә килүчеләрне мул табыннары белән каршы алды. Руслар уха пешергәннәр. Татарлар – кыстыбый, чәй токмачы, яңа пешкән виктория җиләкләреннән авыз иттерделәр. Удмуртлар – өчпочмаклар, ит бәлешләре әзерләгәннәр. Керәшеннәр белән мариларда аларның барысы да бар иде. “Без үзебезнең милли ризыкларыбыздан тувыртыш перемеч алып килдек. Безнең тагын коман мелна, тувыртыш когыльо, дигән милли ризыкларыбыз да бар”, – диде Гришкинодан Любовь Музафарова. Тувыртыш перемеч – эремчек дучмагы, тувыртыш когыльо олы итеп ясалган эремчек пилмәне булып чыкты. Ә коман мелна – безнеңчә коймак.Һәр милли ишегалды кунакларны якты йөз, җырбиюләр белән каршы алды. Ерак Якутиядән килгән олы кунакларны да кызлар рәхәтләнеп биеттеләр. Музей хезмәткәрләре сәүдәгәр йорты күренешен әзерләгәннәр иде. Беренче катында – аның кибете, икенче катта үзе яши торган бүлмә. Нәкъ Мамадыштагы революциягә кадәрге сәүдәгәр йортлары кебек. Халык аларны да кызыксынып карап чыкты. Бездә халыклар дус яши Сабантуй композициясе Татарстанда быел игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Узган ел зур үзгәрешләр кичереп күркәмләнгән мәйдан уртасында милли киемнәрдән киенгән балаларның һәр хәрәкәтендә, үзүзләрен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш таба, яшәешебезгә көч бирә, киләчәккә өмет уята. Районыбызның сәнгать үзешчәннәре, фольклор ансамбльләре элек-электән калган йолаларны тасвирлап, халыкка бәйрәм рухы тараттылар. Мәйдан түрендә – хезмәт батырлары Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган, тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да фидакарь игенчеләребезнең тире белән үстерелә икмәк. Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче кыр батырлары, алдынгы сабанчылар, механизаторлар керде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Сабантуйны ачып, район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте. Райондашларыбызны бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде. Сабантуйга кунаклар да күп килгән иде. ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән мамадышлыларга, бәйрәмдә катнашучы кунакларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Узган атнада районыбызда Якутия (Саха) Республикасының “Мегино-Кангаласс улусы” муниципаль районы делегациясе кунакта булып китте. Алар милли бәйрәмебезне күреп китәргә уйладылар. Әлеге районның башлыгы Николай Старостин якташларыбызны Якутия халкы исеменнән Сабантуй белән котлады, әлеге бәйрәмнең якутларда уздырыла торган милли бәйрәмнәр белән уртак яклары да булуын ассызыклап үтте: атлар чабышы, көрәш... Районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм Мамадыштагы изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле Олег Малышев та үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International